Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан «Пять ветров» проекты кысаларында тугыз туристлык кластеры булдырырга ниятли
2020 елга формалаштырылган кластерлар Студенец, Болгар һәм Зөягә туристлар агымын елына 100 мең кешегә арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан «Пять ветров» проекты кысаларында тугыз туристлык кластеры булдырырга ниятли. Алар түбәндәгеләр: Студенец, Болгар, Зөя һәм Имәнкискә (автотуризм), Нариман һәм Кама Тамагы (балык тотарга яратучылар өчен), Биләр, Ямаш һәм Балык Бистәсе. Бу хакта Татарстанның Туризм буенча дәүләт агентлыгы рәисе Сергей Ивановка сылтама ясап ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Беренче өч туристлык-рекреация маршруты (мәдәни-танып белү һәм велнесс-туризм) Татарстанда 2020 елга кадәр үк формалаштырылачак. Сергей Иванов сүзләренчә, алар туристлар агымын елына 50-100 мең кешегә арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Бүгенге көндә өч проект (Югары Ослан районында - Студенец, Спас районында – Болгар, Яшел Үзән районында – Зөя) буенча эш алып барыла.
Сергей Иванов искәрткәнчә, инде бүген үк Болгар һәм Зөягә туристлар агымы ел саен 20-30 процентка арта бара. Узган елда төбәккә гомуми туристлар агымы 2,9 миллион кеше тәшкил иткән. Бу, 2015 елга караганда, 7 процентка күбрәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз