news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Путинның май указларын тормышка ашыру буенча Россия төбәкләре унлыгына керде

Татарстан – "топ-10" исемлегенең алтынчы урынында.

(Казан, 21 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Россия Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру буенча Россия төбәкләре унлыгына керде. Бу хакта "Медиалогия" гаммәви мәгълүмат чаралары өлкәсендә бәйсез Россия тикшеренү компаниясе хәбәр итә.

Оешма Путин тарафыннан 2012 елның маенда имзаланган карарлар пакетын тормышка ашыручы Россия төбәкләре медиарейтингын әзерләп бастырган. Тикшеренүне агымдагы елның мартында оештырганнар.

Татарстан икътисад өлкәсендә үтәлгән май карарлары буенча "топ-10" ил төбәге рейтингының алтынчы урынында. Беренче өчлектә – Дагыстан, Тула һәм Иркутск өлкәсе.

Социаль өлкәдә алдынгылар унлыгына Татарстан кермәгән. Биредә медиарейтинг лидерлары – Дагыстан, Санкт-Петербург һәм Брянск өлкәсе.

Тикшеренүләр өчен нигез итеп, гаммәви мәгълүмат чараларында искә алыну ешлыгы, характеры (уңай, тискәре, нейтраль), чыганакның дәрәҗәсе һәм башка күрсәткечләр алынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot