news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан проводниклары Мәскәүдә Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында катнаша

Конкурсның максаты - иң яхшы хезмәткәрләрнең алдынгы тәҗрибәсен тарату

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Бөтенроссия конкурсында "Пассажир вагоннарының иң яхшы проводнигы" номинациясендә Горький тимер юлларыннан Казан төбәге проводниклары да катнаша. Сергей Заболотских белән Ирина Кудряшова агымдагы елның март аенда узган төбәк конкурсында җиңгән.

Конкурсның максаты иң яхшы хезмәткәрләрнең алдынгы тәҗрибәсен тарату булып тора. Шулай ук ул поездларны хәрәкәт итү куркынычсызлыгын, пассажирларга хезмәт күрсәтүне сыйфатын һәм тимер юл тармагы эшче һөнәрләренең дәрәҗәсен арттыруга булыша. Конкурста теория буенча да, практикада да көч сынашачаклар.

Теория блогында - тимер юлдан техник файдалану кагыйдәләрен, пассажирлар, йөк, багаж ташу буенча хезмәт күрсәтү, пассажир вагоннарында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча инструкцияләрне белүгә карата 50 сорау бар. 

Гамәли блокта проводниклар төгәлсезлекләрне ачыклау һәм бетерү, рейска вагонны билгеләү, стандарт булмаган хәлләрдә үз-үзләрен тота белүгә ярышачак, дип хәбәр итә Горький тимер юлларының матбугат хезмәте.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100