news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Промсвязьбанк белән финанс-кредит өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәк

Рөстәм Миңнеханов «Промсвязьбанк» ГАҖ рәисе Петр Фрадков белән очрашты.

Татарстан Промсвязьбанк белән финанс-кредит өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәк
tatarstan.ru

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында «Промсвязьбанк» ГАҖ рәисе Петр Фрадков белән очрашты. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов һәм Петр Фрадков төбәк территориясендә гамәлгә ашырыла торган инвестицион проектларда үзара хезмәттәшлек итү турында сөйләштеләр.

Татарстан Президенты сүзләренчә, республиканың Промсвязьбанк белән конструктив мөнәсәбәтләре урнашкан. Ул дәүләт оборона заказын гамәлгә ашыру һәм кайбер зур дәүләт контрактларын алып бару өчен терәк банк була.

Очрашуда Татарстан белән «Промсвязьбанк» ГАҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Рөстәм Миңнеханов һәм Петр Фрадков документка имзаларын куйдылар.

Килешү буенча, республика Промсвязьбанк белән финанс-кредит өлкәсендә социаль-икътисади үсеш өчен хезмәттәшлек итәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100