news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан прокуроры урынбасары Марат Долгов үз вазифасыннан китте

Агентлык мәгълүматлары буенча, Марат Долговның яңа эш урыны ТР Министрлар Кабинеты булачак.

Татарстан прокуроры урынбасары Марат Долгов үз вазифасыннан китте

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Татарстан прокуроры урынбасары Марат Долгов үз вазифасыннан китте. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Бүген иртәнге киңәшмәдә республика прокуроры Илдус Нәфыйков Марат Долговның икенче эшкә күчәчәге турында белдерде.

Долгов урынына республика прокуроры урынбасары вазифасын кем биләячәге әлегә билгеле түгел. 

Агентлык мәгълүматлары буенча, Марат Долговның яңа эш урыны ТР Министрлар Кабинеты булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot