news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан прокуроры Түбән Камада гражданнарны кабул итәчәк

Сишәмбе, 24 сентябрьдә, Түбән Камада гражданнарны Татарстан Республикасы прокуроры Альберт Суяргулов һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская кабул итә. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru сайтында Фәридә Зарипова яза.

Очрашу шәһәр прокуратурасы бинасында Студентлар урамы, 7 адресы буенча узачак.

Кабул итү иртәнге сәгать 10да башлана. Алдан язылу өчен телефоннар: +7 (8555) 39-23-53, 47-03-29.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100