news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан прокуроры Сарман районы прокуратурасының яңа җитәкчесен тәкъдим итте

Яңа вазифага юстиция киңәшчесе Татьяна Федоровская билгеләнде.

Татарстан прокуроры Сарман районы прокуратурасының яңа җитәкчесен тәкъдим итте
прокуратура РТ

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Сарман районы прокуратурасының яңа җитәкчесен тәкъдим итте. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Россия Генераль прокуроры боерыгы белән Татарстанның Сарман районы прокуроры вазифасына юстиция киңәшчесе Татьяна Федоровская билгеләнде», — дип сөйләде Галиев.

  • Татьяна Федоровская Томск өлкәсенең Җиңү авылында туа. 2006 елда Ульяновск дәүләт университетын тәмамлаган һәм прокуратура органнарында эшли башлаган.
  • 2009 елга кадәр ул Әлмәт шәһәре прокуроры ярдәмчесе вазифасын башкара. 2015 елдан башлап, яңа вазифага билгеләнгәнче, Әлмәт шәһәре прокуроры урынбасары булып эшли.

«Бүген Илдус Нәфыйков район прокуратурасы коллективына һәм Сарман муниципаль районы активына Татьяна Федоровскаяны тәкъдим итте», — диде Галиев.

  • Элек бу вазифаны биләгән Эльдар Сабиров Казанның Киров районы прокуратурасы җитәкчесе булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100