news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан прокуроры Питрәч районында гражданнарны кабул итәчәк

Сишәмбе, 12 мартта, Татарстан Республикасы прокуроры Альберт Суяргулов Питрәч районы Богородск авылында гражданнарны кабул итәчәк. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

Чара Үзәк урамы, 57Б/1 адресы буенча мәдәният йорты бинасында уза. Очрашу 15.00 сәгатьтә башлана.

Алдан язылу өчен телефон: 8(843)-673-26-01.

news_right_1
news_right_2
news_bot