news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан прокуроры: Педиатрларга Covid-түләүләр белән бәйле вазгыять төзәтеләчәк

Илдус Нәфыйков Чаллыда табибларның һәм гади шәһәр халкының сорауларына җавап бирде.

Татарстан прокуроры: Педиатрларга Covid-түләүләр белән бәйле вазгыять төзәтеләчәк
Набчелны ру

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәмәтдинова). Педиатрларга Covid-19 авырулар белән аралашкан өчен түләмәү вазгыяте төзәтеләчәк. Бу хакта журналистларга, Чаллыда гражданнарны кабул иткәннән соң, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков хәбәр итте.

Башта ук күзәтчелек ведомствосы башлыгы гражданнарны кабул итүне ике этапта уздырырга планлаштырылган иде. Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән бергә табибларның сорауларына җавап бирергә, ә көннең икенче яртысында медицина хезмәтләре күрсәткәндә гади шәһәр халкы очрашкан проблемаларны хәл итеп карарга җыенган иде.

Илдус Нәфыйков сүзләренчә, табиблар белән пациентлар бергә кушылган. Автошәһәрдә барлыгы 34 кеше кабул ителгән.

«Республика прокуратурасында мөрәҗәгатьләр кабул итү эше даими алып барыла. Әле май аенда ук бездә медиклар өчен кайнар линия эшли башлады, аңа 400 мөрәҗәгать килгән, тагын илледән артык гариза язма рәвештә бирелгән. Алар барысы да эшкәртелгән», — дип ышандырды күзәтчелек ведомствосы башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100