news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан прокуроры Мәдәният министрлыгына шелтә белдерде

“Сатып алулар буенча закон бозуларга юл куелган һәр очракка карата чарасын күрүне таләп итәм”, - диде Илдус Нәфыйков.

Татарстан прокуроры Мәдәният министрлыгына шелтә белдерде
prav.tatarstan.ru

(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков коллегия утырышында Татарстанның Мәдәният министрлыгын тәнкыйть утына тотты.

“Тискәре вакыйгалардан бөтенләй нәтиҗә ясамаучы органнар бар. Былтыр мәдәни чараларның бәясен арттырган өчен, Мәдәният министрлыгы идарәсе башлыгы хөкем ителгән иде. Төзелгән контрактлар аша акча үзләштерелде, ә министр бернинди нәтиҗә ясамады. Бик түбән дисциплиналы орган!” – диде прокурор.

Илдус Нәфыйков әйтүенчә, дәүләт һәм муниципаль органнарда ачыкланган хилафлыкларны бетерү буенча эш канәгатьләнерлек түгел. “Монополиягә каршы хезмәтнең карарлары да тиешенчә үтәлми. Хокук бозулар миллиардлар белән бәяләнә, ә вазифаи заларның гамәлләренә процессуаль бәя юк. Шушы закон бозуларга юл куйган түрәләргә тиешле дәгъвалар да юк. Бу өлкәдә тәртип урнаштыруны, сатып алулар буенча закон бозуларга юл куелган һәр очракка карата чарасын күрүне таләп итәм”, - дип ассызыклады прокурор.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100