news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан прокуроры кранчылар забастовкасы турында мәгълүматны тикшерергә кушты

Казанда кранчыларның забастовка әзерләве турында мәгълүмат социаль челтәрләрдә таралды.

(Казан, 24 июль, “Татар-информ”). Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков республикада кранчыларның забастовка әзерләве турындагы мәгълүматны тикшерергә кушты. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев әйтте.

“Татарстан Республикасы прокуратурасы бу мәгълүматны хезмәт законнарын бозу факты буенча тикшерәчәк. Тиешле йөкләмәне күзәтчелек органы башлыгы Илдус Нәфыйков бирде. Хокук бозулар ачыкланган очракта, прокурор чаралары күреләчәк”, - диде Руслан Галиев.

Алдарак социаль челтәрләрдә 24 июльдә Казанда кранчылар забастовка башларга мөмкин дигән хәбәр таралган иде. Профсоюзлар исемлегендә якынча тугыз пункт бар: хезмәт хакын арттыру, эшчеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген иминиятләштерү, хезмәт законнарын үтәү һәм башка таләпләр күрсәтелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100