news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан прокуроры: Казан студенты – Чад гражданинын үтерүдә җәза срогы зур булырга тиеш

Төркемнең үтерүдә катнашмаган әгъзаларына, Татарстан прокуроры фикеренчә, җәза максимальга якын булырга тиеш.

Татарстан прокуроры: Казан студенты – Чад гражданинын үтерүдә җәза срогы зур булырга тиеш
Рамиль Гали

(Казан, 5 май, “Татар-информ”). Казан (Идел буе) федераль университеты студенты – Чад Республикасы гражданинын үтерүдә җәза срогы зур булырга тиеш, дип белдерде “Татар-информ” агентлыгына биргән интервьюда Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков.

“Әлеге кешеләрне бу үтереш булганчы ук, башкаларны кыйнаганда тоткарларга һәм кулга алырга кирәк иде. Бу – безнең өчен сабак. Бүген без әлеге төркемне ачыкладык һәм алар барысы да билгеле. Кылган җинаятьләре өчен тиешенчә алачаклар. Бу шул ук экстремистик төркем, бары башка юнәлештәге генә”, – дип билгеләп үтте Илдус Нәфыйков.

Төркемнең үтерүдә катнашмаганнарына, Татарстан прокуроры фикеренчә, җәза максимальга якын булырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100