news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковка Мактау ордены тапшырылды

Мәскәүдә Россия прокуратурасы органнары оешуга 296 ел тулуга багышланган утырыш узды.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин боерыгы белән закончалыкны ныгыту, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан прокуроры Мактау ордены белән бүләкләнде, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Бүген РФ Генпрокуратурасында тантаналы утырышта  РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе Антон Вайно республика прокуроры Илдус Нәфыйковка Мактау орденын тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100