news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков «Үлемсез полк онлайн» акциясенә кушылды

Илдус Нәфыйков социаль челтәрләрдә Бөек Ватан сугышы фронтларында гитлерчыларга каршы көрәшкән бабаларының фотоларын урнаштырды.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков «Үлемсез полк онлайн» акциясенә кушылды
Татарстан прокуратурасы

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков «Үлемсез полк онлайн» акциясенә кушылды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Илдус Нәфыйков прокуратураның социаль челтәрләрдәге аккаунтларында әнисе ягыннан бабасы Хәләф Бикбулатов һәм ике туган бабасы Фәррах Бикбулатовның фотолары һәм алар хакындагы истәлекләр белән уртаклашты.

Хәләф Бикбулатов кавалериядә хезмәт иткән, Беренче Бөтендөнья, совет-фин һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан.

Аның туганы Фәррах Бикбулатов – хәрби очучы, Бөек Ватан сугышы ветераны.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100