news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Татарстан прокуроры узган ел тормышның төрле өлкәләрендә закончылыкны ныгыту буенча җитди эш үткәрелүен әйтте.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
prokrt.ru

(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

"Хөрмәтле хезмәттәшләр, хөрмәтле ветераннар! Бүген безнең һөнәри бәйрәмебез – Россия Федерациясе Прокуратура хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәбез. Прокуратура үз тарихында закон өстенлеген тәэмин итә, Ватанга һәм халыкка ышаныч һәм дөреслек белән хезмәт итә", – дигән Илдус Нәфыйков.

Татарстан прокуроры узган ел тормышның төрле өлкәләрендә закончылыкны ныгыту буенча җитди эш үткәрелүен әйтте. Гражданнарның хокукларын яклау, хезмәт мөнәсәбәтләрендә, өлешләп төзү, мәгариф һәм сәламәтлек өлкәләрендә закон үтәлешен күзәтү прокуратура хезмәтенең төп юнәлешләре булды һәм булып кала.

“Балигъ булмаганнар, ветераннар һәм инвалидлар хокукларын яклауга аерым игътибар бирелә”, - дигән Татарстан прокуроры.

Илдус Нәфыйков хезмәттәшләренә хезмәт бурычына тугры, югары профессиональлеккә ия булулары һәм команда булып эшләүләре өчен рәхмәт әйтте.

“Алга таба да хезмәт вазифаларын гадел һәм намуслы башкаруыгызга, үз алдыгызга куелган бурычларын нәтиҗәле хәл итәчәгегезгә ышанам”, - диде Илдус Нәфыйков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100