news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан прокуроры Чаллыны карантинга ябу турындагы имеш-мимешләрне кире какты

Табиблар Илдус Нәфыйковка коронавирус таралу шартларында автошәһәр хастаханә һәм поликлиникалары пациентларны кабул итү вазгыяте турында сөйләделәр.

Татарстан прокуроры Чаллыны карантинга ябу турындагы имеш-мимешләрне кире какты
Набчелны.ру

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан прокуроры Чаллыны карантинга ябу турындагы имеш-мимешләрне кире какты. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Бүген Илдус Нәфыйков Чаллыда эш сәфәрендә булды. Анда табиблар белән очрашты, аларның сорауларына җавап бирде, шулай ук автошәһәр медицина учреждениесендә булды. Үз чиратында медперсонал республика прокурорына коронавирус таралу шартларында пациентларны кабул итү вазгыяте турында сөйләде.

 Илдус Нәфыйков журналистларның социаль челтәрләрдәге һәм халык арасында шәһәрне карантинга ябу ихтималы турындагы сорауларына җавап биреп, бу мәгълүмат чынбарлыкка туры килмәвен әйтте.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Чаллы халкы белән очрашуын һәм шәһәрнең медицина учреждениеләрен тикшерәчәген хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100