Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан прокуроры Чаллыны карантинга ябу турындагы имеш-мимешләрне кире какты
Табиблар Илдус Нәфыйковка коронавирус таралу шартларында автошәһәр хастаханә һәм поликлиникалары пациентларны кабул итү вазгыяте турында сөйләделәр.
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан прокуроры Чаллыны карантинга ябу турындагы имеш-мимешләрне кире какты. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Бүген Илдус Нәфыйков Чаллыда эш сәфәрендә булды. Анда табиблар белән очрашты, аларның сорауларына җавап бирде, шулай ук автошәһәр медицина учреждениесендә булды. Үз чиратында медперсонал республика прокурорына коронавирус таралу шартларында пациентларны кабул итү вазгыяте турында сөйләде.
Илдус Нәфыйков журналистларның социаль челтәрләрдәге һәм халык арасында шәһәрне карантинга ябу ихтималы турындагы сорауларына җавап биреп, бу мәгълүмат чынбарлыкка туры килмәвен әйтте.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Чаллы халкы белән очрашуын һәм шәһәрнең медицина учреждениеләрен тикшерәчәген хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз