news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан прокуроры бер ел эчендә хокук бозылу очракларын артуын белдерде

Илдус Нәфыйков сүзләренчә, һәр гражданинның мөрәҗәгате контрольгә алына.

(Лаеш, 18 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков 2017 елда 512 хокук очрагы бозылган булса, 2018 елда 930 очрак теркәлгәнен әйтте. Бу хакта ул гражданнарның мөрәҗәгать итү кануны буенча уздырылган Татарстан Республикасы Президиумы утырышында сөйләде.

“Республика Прокуратурасына ел эчендә йөз мең мөрәҗәгать кабул ителә. Анализдан күренгәнчә, Татарстан халкы эш хокуклары, торак-коммуналь мәсьәләләре хокуклары, суд карары башкарылуы кебек сораулар белән еш килә”, - диде ул.

Илдус Нәфыйков ел саен өч йөздән артык дәүләт һәм муниципаль район җитәкчеләре дисциплинар җаваплылыкка һәм йөздән артык җитәкче административ җаваплылыкка тартылуын әйтте.

Прокурор әйткәнчә, дәүләт органнары арасында гражданнар мөрәҗәгать итү кануны Сәламәтлек һәм саклау министрлыгы, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында, Суд приставлары хезмәтендә еш үтәлми.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100