Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов Минзәләдә тикшерү изоляторында булды
Татарстан Республикасы прокуроры Альберт Суяргулов Минзәлә районына эш сәфәре белән килде. Бу хакта «Минзәлә» сайтында хәбәр ителә.
Минзәлә районында Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе тикшерү изоляторында республика прокуроры режим корпусы камераларын, ишегалларын, хуҗалык хезмәте күрсәтү отрядының торак секциясен һәм медицина өлешен карап чыкты.
Аны җинаять җәзаларын үтәүнең законлылыгын күзәтү бүлеге җитәкчесе Артур Әхмәтшин, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Яковенко, тикшерү изоляторы җитәкчесе Тимур Яруллин, Минзәлә районы прокуроры вазифаларын башкаручы Тимур Габдуллин озата йөрде.
«Тикшерү барышында Альберт Суяргулов сак астында тотылучыларны тукландыруны оештыру, матди-көнкүреш һәм медицина белән тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар юнәлтте. Моннан тыш, дежур часть хезмәткәрләре һәм видеоконтроль посты операторларының хезмәт итүен тикшерде.
Камераларны караганда прокурор шикләнелүчеләр, гаепләнүчеләр һәм хөкем ителүчеләр белән әңгәмә корды. Биредәге шартларга шикаятьләр булмады. Тикшерү астындагы — кулга алынганнарның сорауларына хокукый характердагы аңлатмалар бирелде, дип хәбәр ителә Татарстан прокуратурасы сайтында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз