Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан прокурорлары, полиция былтыр меңнән артык ришвәтчел җинаятьне булдырмый калган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Прокуратура һәм хокук саклау органнарының уртак тырышлыгы белән былтыр меңнән артык ришвәтчел җинаять ачыкланган һәм булдырмый калынган. Бүген Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков республика Прокуратурасының йомгаклау коллегиясендә әнә шундый саннар китерде.
Прокурорлар эшчәнлеге белән мең ярымнан артык вазифаи зат дисциплинар, административ һәм җинаять җаваплылыгына тартылган.
«Коррупция гамәлләре өчен җәза кырыс һәм котылгысыз булырга тиеш. Прокурорлар китерелгән зыянны, билгеләнгән штрафларны тулы күләмдә түләттерүгә ирешү, нигезсез керемнәргә сатып алынган мөлкәтне дәүләт кеременә юнәлдерү буенча үз вәкаләтләрен актив кулланырга тиеш», – дип белдерде Нәфыйков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз