news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан прокуратурасының җинаятьчелек-суд идарәсе башлыгы Виктор Гусев вафат

Татарстан прокуратурасы җитәкчелеге һәм коллективы мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Татарстан прокуратурасының җинаятьчелек-суд идарәсе башлыгы Виктор Гусев вафат
Татарстан прокуратурасы

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген, 20 декабрьдә, Татарстан прокуратурасының җинаятьчелек-суд идарәсе башлыгы, республиканың атказанган юристы Виктор Гусев 61 яшендә вакытсыз вафат булды. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

ТР прокуратурасы җитәкчелеге һәм коллективы мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Мәрхүм белән хушлашу көне һәм урыны турында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк, диелә хәбәрдә.


Виктор Гусев эштә ирешкән уңышлары өчен «Мактаулы хезмәт өчен» күкрәк билгесе һәм Руденко медале белән бүләкләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100