news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан прокуратурасында - яңа кадр билгеләнеше

Прокуратураның җинаять-процессуаль һәм оператив-эзләү эшчәнлеген күзәтү идарәсе башлыгы билгеләнде

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). ТР прокуроры Илдус Нәфыйков Җинаять-процессуаль һәм оператив-эзләү эшчәнлеген күзәтү идарәсе башлыгын билгеләде. Ул вазифаны Ленар Вәлиуллин башкарачак, дип хәбәр итә күзәтү ведомствосының матбугат хезмәте.

Белешмә өчен. Ленар Фәргать улы Вәлиуллин 1978 елның 25 маенда ТАССРның Чирмешән районы Карамыш авылында туган. 2000 елда КДТУның "дәүләт һәм муниципаль идарә менеджеры" белгечлеге буенча социаль-икътисади факультетын тәмамлаган. 2005 елда ИЭУПның "юриспруденция" белгечлеге буенча юридик факультетын бетергән. Прокуратура органнарында 2000 елдан бирле эшли, ТР прокуратурасы криминалистика бүлегенең баш белгече булган. 2005-2011 елларда - Казанның Вахитов районы прокуратурасында өлкән тикшерүче, Түбән Кама шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе. 2011-2012 - бүлек прокуроры, ТР прокуратурасының оператив-эзләү эшчәнлеге производствосы күзәтчелеге бүлеге башлыгы урынбасары. 2012 елның июль аеннан хәзергә кадәр ТР прокурорының оештыру мәсьәләләре һәм үтәлешне контрольдә тоту буенча өлкән ярдәмчесе вазифасын биләгән. Юстиция киңәшчесе.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100