news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан прокуратурасы Яшел Үзән хастаханәсендә янгын буенча тикшерү башлады

Фаҗига факты буенча «Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Татарстан прокуратурасы Яшел Үзән хастаханәсендә янгын буенча тикшерү башлады
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 23 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан прокуратурасы Яшел Үзән хастаханәдә янгын буенча тикшерү башлады. Анда өч кеше үлгән. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Тикшерү вакытында күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә фаҗига сәбәпләрен ачыклаячак, хастаханәдә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне, шулай ук медицина учреждениесенең гадәттән тыш хәл режимында эшләвен бәяләячәк һәм җаваплы затларны ачыклаячак», — дип билгеләде Руслан Галиев.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, кичә кич белән Яшел Үзән хастаханәсенең кан тамырлары авырулары булган кешеләрне дәвалый торган бүлегендә чыккан янгында өч кеше үлгән. Тагын ике кеше зыян күргән, берсе пешкән, икенчесе төтен исе белән агуланган.

«Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100