news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан прокуратурасы хезмәт хакын ала алмаган махсус операция катнашучысына ярдәм итте

Татарстанда коммерция оешмасы махсус хәрби операция катнашучысына эш хакының бер өлешен түләмәгән. Ул Лаеш районы прокуратурасына мөрәҗәгать иткән.

Прокурор тикшерүе материалларыннан күренгәнчә, гариза бирүче 2025 елның ноябреннән 2026 елның февраленә кадәр хезмәт килешүе нигезендә коммерция фирмасында эшләгән. 2026 елның язында хезмәт мөнәсәбәтләре туктатылган. Әмма эшчегә хезмәт хакының бер өлешен түләмәгәннәр. Моннан тыш, эш бирүче Россия Социаль фондының төбәк бүлегенә шәхси исәпкә алу мәгълүматларын вакытында тапшырмаган.

Прокуратура махсус операция катнашучысының хезмәт хокукларын яклаган һәм эш фирмадан аңа 30 мең сумнан артык акча түләттергән. Социаль фондка тиешле мәгълүматлар тапшырылган. Шулай ук эшче өчен иминият кертемнәре да түләнгән, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot