news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан прокуратурасы ветераны Мөбарәк Әшрәпов вафат булган

Бүген 95 яшендә Татарстан Республикасы прокуратурасы ветераны, РСФСРның атказанган юристы Мөбарәк Әшрәпов вафат булган.

Фото: © ТР Прокуратурасы

Ул Казан юридик институтын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген ТАССРның Балтач районы халык тикшерүчесе вазифасында башлап, 1951 елның гыйнварыннан 1988 елның июленә кадәр прокуратура органнарында эшли.

1954 елның октябрендә Әшрәпов Кызыл Йолдыз районы прокуроры итеп билгеләнә, аннары Теләче, Саба һәм Арча районнары прокуратураларын җитәкли.

Бөек Ватан сугышы елларында Мөбарәк Әшрәпов, мәктәп укучысы буларак, авыр хезмәт вахтасында тора.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакяр хезмәте өчен» медале, РСФСР Югары Советы Президиумы, СССР Генераль прокуроры һәм дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре һөнәри берлеге Үзәк комитеты Мактау грамоталары, I дәрәҗә «Законга тугрылык өчен» күкрәк билгесе, «Россия прокуратурасына 290 ел» һәм «Россия прокуратурасына 300 ел» ведомство медальләре, Руденко медале, «Фидакяр хезмәт өчен» медале, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орден медале белән бүләкләнгән.

ТР прокуратурасы җитәкчелеге һәм коллективы мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклаша.

Ветеран белән хушлашу датасы һәм вакыты турында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100