news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан прокуратурасы ветераны Луиза Туктарова 94 яшендә вафат булды

Татарстан прокуратурасы ветераны Луиза Туктарова 94 яшендә вафат булды
Фото: Татарстан прокуратурасы

Татарстан Республикасы прокуратурасы ветераны Луиза Мирзахәсән кызы Туктарова 4 декабрьдә 94 яшендә вафат булды. Бу хакта республика прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

1954 елда Татарстан АССР прокуратурасында карьерасын башлагач, Луиза Туктарова стажердан халык тикшерүчесенә кадәр юл үтә. Ютазы, Чистай, Әлмәт районнары, шулай ук Чаллы прокуратурасында төрле вазифалар башкара.

Аның югары профессиональлеге, принципиальлеге һәм җаваплылыгы республикада законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуда онытылмас эз калдыра. Луиза Туктарова күп кенә ведомство бүләкләренә лаек була.

Татарстан Республикасы прокуратурасы җитәкчелеге һәм коллективы мәрхүмәнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Луиза Туктарованы соңгы юлга озату сишәмбе, 5 декабрьгә, 10.00 сәгатькә Чаллы шәһәр моргында (Комаров урамы, 34/2) билгеләнгән. Җирләү Көнчыгыш зиратында (Минзәлә тракты, 29К) булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100