news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан прокуратурасы ветераны Гүзәл Сәмигуллина 55 яшендә вафат булды

Бүген, 25 мартта, 55 яшендә ТР Прокуратурасы ветераны Гүзәл Сәмигуллина вафат булды, дип хәбәр иттеләр ведомствода.

«Ул озак еллар Татарстан Республикасы прокуратурасында хезмәт итте. Гүзәл Равил кызы югары квалификацияле тикшерүче, ярдәмче, өлкән ярдәмче, Әлмәт шәһәр прокуроры урынбасары, республика Прокуратурасының җинаять-суд идарәсе апелляция бүлеге прокуроры була. Күпьеллык хезмәте өчен ведомство тарафыннан бүләкләнгән», – диелә прокуратура хәбәрендә.

Ведомство җитәкчелеге һәм коллективы мәрхүмнең якыннарына һәм туганнарына тирән кайгы уртаклашты.

Аны бүген, 2024 елның 25 мартында, Әлмәт шәһәренең 6 нчы зиратында җирләячәкләр. Хушлашу вакыты турында өстәмә хәбәр ителәчәк.

Фото: © РТ прокуратурасы

news_right_1
news_right_2
news_bot