Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан прокуратурасы ветераны Анатолий Макаров вафат

Бүген Татарстан Республикасы прокуратурасы ветераны Анатолий Макаров вафат булды. Аңа 82 яшь иде. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.
Макаров хезмәт юлын Казанның Бауман районында 1976 елда стажер, ярдәмче булып башлый, ә аннары Бауман районы прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифасында хезмәт итә.
1984-1987 елларда ул Чувашия АССР прокуратурасында хезмәт итә, 1987 елда яңадан Татарстан АССР прокуратурасына кайта, анда ул Казан прокуратурасының төзәтү-хезмәт учреждениеләрендә законнарның үтәлешен күзәтү буенча тикшерүчесе итеп билгеләнә.
1992 елда Макаров Татарстан прокуратурасының өлкән тикшерүчесе вазифасына күчерелә, ә 1995 елда Татарстан Республикасы прокуратурасының тикшерүне һәм сорау алуны күзәтү бүлеге прокуроры була.
2020 елда ул отставкага китә.
Татарстан Республикасы прокуратурасы җитәкчелеге һәм коллективы мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.
Ветеран белән хушлашу мәрасиме җомга көнне, 10 ноябрьдә 10:00 сәгатьтә 7нче шәһәр хастаханәсенең моргы бинасында (Казан, Маршал Чуйков урамы, 54) узачак.
Мәрхүм изге Мәскәү Тихоны чиркәвеннән (Адоратский урамы, 38А) озатыла һәм Юдино зиратына җирләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз