news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан прокуратурасы «ТФБ Финанс» клиентларын судка дәгъва бирергә чакыра

Идарә тармагы үз мәнфәгатьләрен яклый алмаучы «ТФБ Финанс»ның 19 клиентын тәкъдим итә.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Татарстан прокуратурасы Татфондбанктан ышаныч идарәсенә күчерелгән кертемнәр буенча ике дәгъваны канунсыз дип тапкан. Күзәтчелек идарә тармагы үз мәнфәгатьләрен яклый алмаучы гражданнар мәнфәгатен яклаган. Бүгенгә проукратурага 19 кеше мөрәҗәгать иткән, дип җиткерә идарә тармагының матбугат хезмәте.

Шуның белән бергә, бүгенге суд карарына нигезләнеп, прокуратура гражданнарны үзлегеннән хокукларын судларда якларга чакыра.

«Без, әлбәттә, суд карары белән канәгать. Бу – финанс хокукларын һәм канунлы мәнфәгатьләрен үзлегеннән яклый алмаучы гражданнарның хокукларын яклауда ныклы суд практикасын формалаштыруда җитди адым. ТФБның калган категория граждан-кертемчеләре дә бүгенге суд тәҗрибәсен актив кулланып, үзлегеннән хокукларын судларда яклауларына исәп тотабыз», – дип җиткерде «Татар-информ»га Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100