news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан прокуратурасы тәрбияләнүчеләр зарланган социаль приютны тикшерә

Хокук саклаучылар социаль челтәрләрдә урнаштырылган мәгълүматның дөреслеген тикшерә.

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан прокуратурасы социаль приютны тикшерә. Анда балалар хезмәткәрнең җенси мөнәсәбәтләр таләп итүеннән зарланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Социаль челтәрләрдә видеоязма чыкты. Анда ТР Балык Бистәсе районында социаль приютта тәрбияләнүчеләр учреждение хезмәткәрләренең берсе җенси кагылгысызлыгына кул сузулары турында сөйлиләр.

Шуңа бәйле рәвештә күзәтчелек ведомствосы тикшерү оештырган, ә социаль приютка прокурор таләбе буенча тикшерүчеләр чыккан. Хәзер хокук саклаучылар социаль челтәрләрдә урнаштырылган мәгълүматның дөреслеген тикшерә.

Шулай ук прокурор балигъ булмаганнар белән видеоязма ясаучыны һәм видеороликларны интернетта урнаштыру хокукый яктан дөрес булу-булмавын тикшерәчәк.

Закон бозуларны ачыклаган очракта чара күреләчәк.


news_right_1
news_right_2
news_bot