news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан прокуратурасы Социаль иминият фондының эшендә хилафлыклар тапкан

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, күзәтү ведомствосы Социаль иминият фондының төбәк бүлеге җитәкчесенә ачыкланган хилафлыкларны бетерергә йөкләмә биргән.

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Татарстан прокуратурасы инвалидларны социаль яклау турында законнарның үтәлеше мәсьәләсендә Россия Социаль иминият фондының Татарстан буенча төбәк бүлеге эшендә кайбер хилафлыклар тапкан. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Тикшерү барышында инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү буенча дәүләт килешүләрен үз вакытында төземәүгә бәйле фактлар ачыкланган», - дип искәртте Руслан Галиев.

Прокуратура шулай ук фонд хезмәткәрләренең килешүләр буенча йөкләмәләрнең үтәлешен күзәтмәвен ачыклаган. Әйтик, сатып алу буенча килешүләр соңарып төзелгән, бу закон бозу санала. Шуның нәтиҗәсендә сатуларның беренчел нәтиҗәләре монополиягә каршы хезмәт тарафыннан кире кагылган һәм аларны яңадан үткәрергә туры килгән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча күзәтү ведомствосы Социаль иминият фондының төбәк бүлеге җитәкчесенә ачыкланган хилафлыкларны бетерергә һәм вазифаи затларны дисциплинар җаваплылыкка тартырга йөкләмә биргән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100