news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан прокуратурасы пенсионеры Нэля Жоголева 76 яшендә вафат булды

Татарстан прокуратурасы пенсионеры Нэля Жоголева 76 яшендә вафат булды
Фото: Татарстан прокуратурасы

Татарстан Республикасы прокуратурасы пенсионеры Нэля Жоголева кичә 76 яшендә вафат булды. Бу хакта ТР прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Нэля Жоголева озак еллар прокуратура органнарында эшләгән, Чаллы шәһәр прокуратурасы, Чаллының Автозавод районы прокуратурасы, Казан транспорт прокуратурасы тикшерүчесе вазифасында җинаять эшләрен тикшергән. Ул Идел буе транспорт прокуратурасы Татар транспорт прокурорының өлкән ярдәмчесе һәм ярдәмчесе булган.

Күпьеллык мактаулы хезмәте өчен берничә тапкыр республика прокуратурасы һәм Идел буе транспорт прокуратурасы җитәкчелеге тарафыннан бүләкләнгән.

Нэля Жоголева белән хушлашу чарасы иртәгә, 12 июньдә, 11.00 сәгатьтә Казанның Арча зиратындагы чиркәү янында була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100