news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан прокуратурасы пассажирлар ташучыларны тикшерә

Тикшерү республиканың бөтен территориясендә узачак, хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнары җәлеп ителәчәк.

(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Татарстан прокуратурасы, автобуслар катнашында юл һәлакәтләре арту сәбәпле, пассажирлар ташучыларны тикшерә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Екатерина Гудкова хәбәр итте.

Автопаркның техник хәленә, машина йөртүчеләрне рейска кадәр һәм рейстан соң медосмотр үткәрү, шулай ук миграция законын үтәүгә аерым игътибар биреләчәк.

Тикшерүләр республиканың бөтен территориясендә узачак. Анда хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнары хезмәткәрләре дә җәлеп ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot