news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан прокуратурасы мәктәпкә китерелгән зыянны Галәвиевтән түләттерүне таләп итә

Татарстан Прокуратурасы судтан 175нче гимназиягә китерелгән 1,4 миллион сум күләмендәге зыянны Казан шәһәре муниципаль берәмлеге файдасына Илназ Галәвиевтән түләттерүне сорый. ТР Прокуратурасына сорау белән мөрәҗәгать иткәч, «Татар-информ» агентлыгы шундый мәгълүмат алды.

Фаҗига 2021 елның 11 маенда булды. Галәвиев, мәктәп бинасына бәреп керде һәм ут ачты.

Җинаять эшен тикшерү ярты елга якын дәвам итте. Шушы вакыт эчендә суд йөзләгән зыян күрүчедән – һәлак булган укучыларның әти-әниләреннән һәм һәлак булган укытучыларның туганнарыннан сорау алды. Моннан тыш, һөҗүм вакытында исән калган 32гә якын кешедән дә сорау алдылар. 2023 елның апрелендә ТР Югары суды Галәвиевне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итте. Ул тугыз кешене үтерүдә гаепле дип табылды. 600дән артык кеше зыян күрүче дип исәпләнә.

Хәзерге вакытта Илназ Галәвиев 6нчы төзәтү колониясендә – ул халык арасында «Кара дельфин» буларак билгеле – җәза срогы үти. Төзәтү учреждениесе Оренбург өлкәсенең Соль-Илецк шәһәрендә урнашкан. Колониягә рәсми булмаган шундый атама аның территориясендә кара дельфин рәвешендәге фонтан урнаштырылу сәбәпле бирелгән. Бу – илдә махсус режимлы иң зур колония, анда Россиянең иң куркыныч җинаятьчеләре утыра. диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100