news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан прокуратурасы мәктәп укучылары катнашындагы өйрәнүләрдән соң тикшерү үткәрә

Нигезле сәбәпләр табылган очракта, прокурор тарафыннан тиешле чаралар күреләчәк.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан прокуратурасы Эчке эшләр министрлыгының мәктәп укучылары катнашындагы өйрәнүләреннән соң тикшерү үткәрә. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Чара нәтиҗәләре буенча прокуратура полиция бүлеге һәм белем бирү учреждениесендә эшләүче вазифа затларның гамәлләренә хокукый бәя бирәчәк. Нигезле сәбәпләр табылган очракта, прокурор тарафыннан тиешле чаралар күреләчәк», - дип искәртте Галиев.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган ял көннәрендә гаммәви мәгълүмат чараларында Татарстанның Тукай районы Яңа Троицкий авылы мәктәбендә росгвардиячеләрнең, имештер, өйрәнүләр үткәрүе, анда мәктәп укучылары да катнашуы турында мәгълүмат дөнья күргән иде. Росгвардиячеләр үз хезмәткәрләренең өйрәнүләрдә катнашуы турындагы мәгълүматны кире какты.

Соңрак ачыкланганча, шәхси состав белән өйрәнүләр РФ Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге җитәкчелеге инициативасы белән үткәрелгән. Әлеге фактны полиция дә тикшерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100