news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Прокуратурасы Казан мәктәбе укытучысы укучысын кимсеткән аудиоязманы тикшерә

Аудиоязмада укытучы сынау бердәм дәүләт имтиханын начар язган укучыга кычкыра, шул ук вакытта аны кимсетә.

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Прокуратурасы Казан мәктәбе укытучысы укучысын кимсеткән аудиоязманы тикшерә. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков күзәтчелек ведомствосының профильле бүлегенә тикшерү оештырырга кушты. Тикшерү барышында килеп чыккан барлык хәлләр ачыкланачак. Нигез булган очракта, күзәтчелек ведомствосы законда каралган прокурор чараларын кабул итәчәк», - дип хәбәр итте Руслан Галиев.

Агентлыкка билгеле булганча, әлеге аудиоязма башта социаль челтәрләрдә, соңрак массакүләм мәгълүмат чараларында чыккан.

Аудиоязмада укытучы, аның фикеренчә, сынау бердәм дәүләт имтиханын начар язган укучыга кычкыра, шул ук вакытта аны кимсетә.

Видеода укытучы укучыга кычкыра, аны класстан куып чыгара һәм аның портфелен чыгарып бирә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100