news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан прокуратурасы җинаятьләр саны арткан районнарны атады

Агымдагы елның алты ае нәтиҗәләре буенча Татарстанда теркәлгән җинаятьләр саны 17,4 процентка арткан.

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Татарстан прокуратурасы җинаятьләр саны арта торган республика районнарын атады. Бу хакта бүген Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков рәислегендә узган күзәтчелек ведомствосының беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләренә багышланган коллегия утырышында сөйләделәр.

«35 муниципаль берәмлектә, шул исәптән Чаллыда, Казанның Авиатөзелеш районында, Азнакай, Арча, Яшел Үзән, Мөслим, Сарман һәм Чирмешән районнарында тискәре тенденцияләр күзәтелә», – диделәр коллегиядә катнашучылар.

Тулаем алганда, агымдагы елның алты ае нәтиҗәләре буенча Татарстанда теркәлгән җинаятьләр саны, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 17,4 процентка арткан.

Коллегия утырышы нәтиҗәләре буенча республика территориясендә законлылыкны һәм хокук тәртибен тәэмин итү өчен прокуратураның күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән гамәли чаралар комплексын күздә тоткан карар кабул ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot