news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан прокуратурасы хезмәт хаклары буенча 638 млн сум бурычны түләтүгә ирешкән

Узган ел Татарстанда хезмәт законнары өлкәсендә 7 мең тирәсе хокук бозу очрагы ачыкланган.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). 2021 елда прокуратура тикшергәннән соң, Татарстанда хезмәт законнары өлкәсендә 7 мең тирәсе хокук бозу очрагы ачыкланган. Эштән законсыз азат итү фактлары, хезмәт килешүләре шартларын үзгәртү ачыкланган, хезмәт хакын минималь күләмнән түбәнрәк түләү очраклары туктатылган.

Чаралар күрү нәтиҗәсендә бер ел эчендә хезмәт хакы буенча 638 млн сум бурыч түләнгән. Бу хакта Татарстан прокуратурасы коллегиясе утырышында республика прокуроры Илдус Нәфыйков әйтте.

Аның сүзләренчә, стратегик предприятие — Казан синтетик каучук заводы хезмәткәрләренә элеккечә үк зур бурыч саклана. Лениногорскиның «СпецСтройСервис» предприятиесе хезмәткәрләренә зур бурычы булуы да борчуга сала.

news_right_1
news_right_2
news_bot