news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан прокуратурасы Галәвиевне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү таләбен белдерә

Бүген Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Югары судта Казан гимназиясендә тугыз кешене үтерүдә гаепләнүче Галәвиев эше буенча чыгыш ясады.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, Татарстан прокуроры судка Галәвиевне беренче биш елын – төрмәдә, аннары махсус режимлы төзәтү колониясендә җәза срогы үтү шарты белән гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итәргә тәкъдим иткән.

«Гаепләнүчедән Казан шәһәре Башкарма комитеты файдасына 1,4 миллион сум күләмендә матди зыян, ә зыян күрүчеләр файдасына 101 миллион сум күләмендә компенсация түләттерергә. Хөкем карары законлы көченә кергәнче сак астына алу рәвешендәге чик кую чарасын үзгәрешсез калдырырга», - дип белдерделәр күзәтү ведомствосында.

«Татар-информ» агентлыгы алдан хәбәр иткәнчә, әлеге фаҗига 2021 елның 11 маенда Казанның 175нче гимназиясендә булды. Тикшерүчеләр фаразлавынча, Галәвиев иртән гимназиягә килгән, биредә балалар һәм укытучыларга ут ачкан. Нәтиҗәдә, тугыз кеше һәлак булган, шуларның җидесе – балалар. 139 кешенең сәламәтлегенә авыр зыян килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100