news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан прокуратурасы чиркәүләргә ут төртү сериясен теракт буларак бәяли

И.Нафиков фикеренә караганда, Татарстан Хокук саклау органнары төбәкләрдә бу вәзгыятьне куертырга теләүчеләргә адекват җавап бирергә тиеш

  (Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан прокуроры Илдус Нафиков экстремизм күренешләренә каршы көрәш өлкәсендә эшләрне активлаштыру мәсьәләләренә багышланган прокуратура коллегиясенең ашыгыч утырышын үткәрде.
“Республикада чиркәүләргә ут төртү очраклы түгеллегенә беркемнең дә шиге юк. Татарстан Хокук саклау органнары төбәкләрдә бу вәзгыятьне куертырга теләүчеләргә адекват җавап бирергә тиеш”, - дип ассызыклады Идус Нафиков.
Коллегия утырышында республика прокуратурасының төрле бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты, алар экстремизмга каршы көрәш буенча эшләрне активлаштыру чараларын тәкъдим итте.

Прокуратура  тикшерү органнарына чиркәүләргә ут төртү фактлары буенча (“Террорчылык акты”) җинаять эше кузгату таләбен юнәлдерде.

Республика прокуратурасы җинаять эшләрен тикшерү барышын контрольгә алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot