news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Прокуратурасы Чаллыда ябыгып үлгән кыз баланың ата-анасы гамәлләренә бәя бирәчәк

Бала хастаханәгә 7 июньдә “клиник үлем” хәлендә китерелгән.

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Прокуратурасы Чаллыда ябыгудан үлгән кыз баланың ата-анасы гамәлләренә бәя бирәчәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Алдан “Татар-информ” Чаллы хастаханәсенә 7 июньдә 7 яшьлек кыз бала “клиник үлем” хәлендә китерелгән, дип хәбәр иткән иде. Табибларның баланы коткарырга тырышуына карамастан, икенче көнне кызның хәле начарланган һәм ул үлгән.

Баланы тикшергәннән соң, аның дистрофия хәлендә булганлыгы ачыкланган. Бу тумыштан баш миендә кан әйләнеше авыруы белән бәйле. Республика прокуратурасы бу хәлгә һәм бала үлеменә китергән сәбәпләрне ачыклаячак. Шулай ук, кызның ата-анасы һәм социаль опека органнарының вазифаи затлары гамәлләренә бәя биреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100