news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан прокуратурасы Чаллыда укучыны мәктәп ашханәсенә кертмәү очрагын тикшерә

Күзәтчелек ведомствосында әйтелгәнчә, җитәрлек сәбәпләр булганда, прокурор реакциясе чаралары күреләчәк.

Татарстан прокуратурасы Чаллыда укучыны мәктәп ашханәсенә кертмәү очрагын тикшерә
скриншот видео

(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан прокуратурасы Яр Чаллыда педагогларның укучыны мәктәп ашханәсенә кертмәве төшерелгән видео барлыкка килгәннән соң, тикшерү эше башлады. Бу хакта Татарстан Прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

“Илдус Нәфыйков Яр Чаллы прокурорына Чаллыда мәктәп укучысын соңга калган өчен ахшанәгә кертмәүләре төшерелгән видеоязманы тикшерергә кушты. Сәбәпләр җитәрлек булганда, прокурор реакциясе чаралары күреләчәк”, - диделәр күзәтү ведомствосында.

  • “Татар-информ” хәбәр иткәнчә, видеоязма аңлатмасында завучлар баланы ашханәгә кертми диелгән. Әти-әнисе туклану өчен акча түләгән, тик укучы билгеләнгән вакытка соңга калган. 13 нче мәктәп директорын башкарма комитетка чакыртканнар һәм аңлатма яздырганнар. Әлеге хәлгә Татарстанның Мәгариф министрлыгы да үз мөнәсәбәтен белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot