news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан прокуратурасы белем бирү оешмаларында балаларның тәртибен күзәтүне тәкъдим итә

Рафил Ногманов сүзләренчә, бу аларның җинаять кылуга ни дәрәҗәдә җөрьәт итә алуларын анализлау өчен кирәк.

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан прокуратурасы белем бирү оешмаларында балаларның үз-үзен тотышын күзәтүне тәкъдим итә. ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов парламент утырышында шул хакта хәбәр итте.

Дәүләт Советының 43нче утырышында утлы корал тоту, куллану кагыйдәләрен катгыйландыру мәсьәләсе күтәрелде. Парламентарийлар “Корал турында” федераль законга һәм РФ Административ хокук бозулар турында кодекс маддәсенә үзгәрешләр кертү турында закон инициативасы белән Дәүләт Думасына чыга.

Рафил Ногманов, закон инициативасын әзерләү кысаларында, Татарстан прокуратурасыннан тәкъдим килеп ирешкәнен әйтте. Ведомство уку оешмаларында балаларның үз-үзен тотышын күзәтүне закон тарафыннан ныгыту кирәк дип саный. Бу аларның тәртибен мониторинглап, җинаять кылуга ни дәрәҗәдә җөрьәт итә алуларын ачыклау өчен кирәк.

Рафил Ногманов сүзләренчә, бу “Мәгариф” турында федераль законга һәм башка федераль законнарга үзгәрешләр кертүне таләп итәргә мөмкин.

Алкоголь яки наркотик исереклеге халәтендә булган кешенең корал йөртүе өчен РФ Административ хокук бозулар турында кодекста 2-5 мең сум күләмендә штраф каралган. Очрагына карап, корал һәм патроннар конфискацияләнергә, тартып алынмаска да мөмкин.

Татарстан депатутлары бу җаваплылыкны катгыйландыру инициативасы белән чыга. Кодексның 20.8 маддәсенә үзгәреш кертү турында документ Дәүләт Думасына юллана. Анда исерек килеш корал йөрткән өчен корал һәм патроннарны тартып алып, бер елдан алып ике елга кадәр корал сатып алу, саклау һәм йөртү хокукыннан мәхрүм итү җәзасын кертү турында әйтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100