news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Прокуратурасы балаларны суицидка этәргән сайтны япкан

Прокуратура, сайтны тыелган мәгълүмат урын алган ресурслар реестрына кертсеннәр өчен, тикшерү материалларын элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенә юллаган.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Новиков). Татарстан Прокуратурасы балаларны суицидка этәргән сайтны ябуга ирешкән. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Сарман районы прокуратурасы, интернетка мониторинг үткәргән вакытта, яшүсмерләрне үз-үзләрен үтерергә чакырган ресурска тап булган.

Прокуратура, сайтны тыелган мәгълүмат урын алган ресурслар реестрына кертсеннәр өчен, тикшерү материалларын элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенә юллаган.

Нәтиҗәдә, сайтны япканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot