news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан прокуратурасы Арчада 15тән артык бала агулануы буенча тикшерү башлаган

Якынча мәгълүматлар буенча, яшүсмерләр кибеттән сатып алынган арзан бәяле хушбуй белән агуланган.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан прокуратурасы мәгълүмат чараларында Арчада 15тән артык баланың агулануы турында чыккан хәбәрдән соң тикшерү башлаган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Алдан агентлык Татарстанның Арча районында 18 бала билгесез матдә белән агуланган, 16 бала хастаханәдә, дип хәбәр иткән иде.

Чыганак мәгълүматлары буенча, үсмерләрнең берсе интернет-кибеттән сатып алынган хушбуй алып килгән һәм сиптергән. Үсмерләр үзләрен начар хис итә башлаган.

Тулы мәгълүмат ачыклана. Татарстан сәламәтлек саклау министры бу вазгыятьне үз контроленә алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot