news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан прокуратурасы Аксубайда комплекслы тикшерү уздыра

Комплекслы тикшерү – планлы, тикшерүчеләр ниндидер хокук бозуларны ачыклау максатын куймыйлар, киресенчә эштә җитешсезлекләрне ачыкларга телиләр.

Татарстан прокуратурасы Аксубайда комплекслы тикшерү уздыра
aksubayevo.ru/

(Аксубай, 17 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренова). Бу атна дәвамында Аксубай прокуратурасы Татарстан прокуратурасының комплекслы тикшерүенә дучар булачак. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Кичә Аксубай районына Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Юлия Наумова коллегаларына эшче төркем белән килде. Визит район прокуратурасында район башлыгы Камил Гилманов, район прокуратурасының җитәкче составы, Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге, контрольдә тотучы органнар һәм прокуратура күзәтүендәге ведомстволар катнашында район прокуратурасында эшлекле киңәшмәдән башланды.

"Республика прокуратурасы Аксубай прокуратурасы эшен уңай бәяли, монда тәҗрибәле белгечләр эшли. Коллектив эшенә дәгъва юк", – диде Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Юлия Наумова.

Комплекслы тикшерү – планлы, тикшерүчеләр ниндидер хокук бозуларны ачыклау максатын куймыйлар, киресенчә эштә җитешсезлекләрне ачыкларга һәм киңәшләр бирергә телиләр. ТР прокуроры урынбасары канун үтәлеше буенча тикшерү прокуратураның үзенә дә, прокурор күзәтчелеге, башкарма комитет, полиция, суд приставлары хезмәтенә һәм башка органнарга да кагылачак, диде.

Юлия Наумова, тикшерүчеләр хезмәтләр һәм ведомстволарның төп эшенә комачауламаячак, ләкин киңәшмәдә катнашучылардан тикшерү өчен документларны тәкъдим итү үтенеченә оператив йогынты ясауларын һәм кагыйдә бозу очраклары ачыкланганда аларны бетерүне озакка сузмауларын үтенде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100