news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Прокуратурасы "Адмирал" сәүдә үзәге арендаторын кулга алуны таләп итә

Шулай ук элегрәк объектта кагыйдә бозуларны ачыклап та, аларны бетерү буенча чара күрмәгән затларны да җаваплылыкка тарту мәсьәләсе карала

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков тикшерү органнарына Казандагы "Адмирал" сәүдә йорты арендаторы - "Заря" ҖЧҖ җитәкчесен тоткарлау һәм сак астына алу турында таләп юллады, дип хәбәр ителгән күзәтү органы сайтында.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, арендатор кешеләрне эвакуацияләүне, шулай ук эчке куркынычсызлык хезмәткәрләре эшен оештырмаган, алар үз товарларын коткарырга теләп янгын камап алган бинага кергән эшмәкәрләрне туктатмаган.

Искәртеп узабыз: республика прокуроры таләбе белән РФ Җинаять кодексының 219нчы маддәсе 3нче часте буенча ачылган эш Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсеннән алынып, алга таба тикшерү өчен Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенә тапшырылган.

Илдус Нәфыйков элегрәк объектта кагыйдә бозуларны ачыклап та, аларны бетерү буенча чара күрмәгән затларны да җаваплылыкка тарту мәсьәләсен күтәрде. Әйтергә кирәк, элегрәк тикшерүләр нәтиҗәсендә "Адмирал" сәүдә йортында кайбер кагыйдә бозулар ачыкланган булган. Бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәге башлыгы Игорь Паньшин объектта янгын сүндерү системасы булмауны хәбәр итте.

Кичә “Адмирал” сәүдә йорты территориясендә зур янгын булды. Янгын турында беренче хәбәр 12.54 сәгатьтә килде, 21.30 сәгатьтә янгын сүндерелү турында белдерелде. Җимереклекләрнең гомуми мәйданы 12 мең кв метр тәшкил иткән. Янгыннан 5 кеше үлгән. Янгында зыян күргән 3 кеше хастаханәләрдә авыр хәлдә кала бирә. Барлыгы 14 кеше хастаханәләргә ята. Хәрабәләр астында 25 кеше калырга мөмкин.     

news_right_1
news_right_2
news_bot