news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан прокуратурасы 8 сәүдә һәм күңел ачу үзәген ябуны таләп итә

Кемероводагы фаҗигадән соң, бөтен Россия буенча массакүләм халык тупланган урыннарда янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлеше тикшерелә.

Татарстан прокуратурасы 8 сәүдә һәм күңел ачу үзәген ябуны таләп итә
Михаил Захаров

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы прокуратурасы суд аша 8 сәүдә һәм күңел ачу үзәген ябуны таләп итә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәтеннән хәбәр итәләр.

Искәртеп үтик, Кемеровода 25 мартта “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу үзәгендә булган фаҗигадән соң, Россия Федерациясе Генераль прокурорының беренче урынбасары Александр Буксман йөкләмәсе буенча, Россия территориясендә халык күпләп җыела торган урыннарда янгын куркынычсызлыгы буенча тикшерелүләр үткәрелә.

Татарстан прокурорлары Алексеевское бистәсендә дүрт катлы “Аляска” сәүдә үзәгендә янгын сүндерү системасы булмавын ачыклаган. Биектауда Советская урамында урнашкан ике катлы сәүдә йортында янгынга каршы сигнализация булмаган. Яшел Үзән районында “Березка” гипермаркетында янучан материаллар сакланган. Иске Шигали авылында “Пятерочка” кибетендә, проектны килештермичә, планировканы үзгәртеп корганнар. Балык Бистәсендә өч катлы “Чынгызхан” сәүдә үзәгендә эвакуация юллары ябык булган. Алабугада “БАТЫР Fitness” фитнес-үзәге файдалануга рөхсәтсез кертелгән. Яр Чаллыда исә, “Внебопарк” батут үзәгендә янгын турында игълан системасы куелмаган. Сарман районында Җәлил мәдәният йортында отделкада янучан материаллар кулланылган, ә агач корылмалар махсус состав белән эшкәртелмәгән.

Бу хилафлыклардан тыш, санап кителгән һәр объектта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре бозылуның башка очраклары да ачыкланган. Прокурорларның таләпләрен район судлары якын арада караячак.

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100