Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан прокуратурасы 70 яшьлек әбине алдаган курьердан ярты миллион түләтүне таләп итә
Спас районы прокуратурасы мошенниклык өчен хөкем ителгән «курьер»дан 570 мең сум акча түләтү буенча суд процессы башлап җибәрде, дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Самарада яшәүче февральдә 70 яшьлек хатын-кызны алдый. Ул, аңа шалтыратып, үзен карчыкның янәсе юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан кызы дип таныштыра. Пенсионерны «җинаять җаваплылыгыннан котылу» өчен зур күләмдә акча тапшырырга күндерә. Нәтиҗәдә мошенник зыян күрүчедән 570 мең сум акча ала, аннары әлеге сумманы башка җинаятьчеләр счетына күчерә.
Ир-атны мошенниклыкта гаепле дип таныганнар һәм 1,5 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Апелляция хөкем карарын үзгәрешсез калдырган. Хәзер прокуратура хөкем ителүчедән законсыз алынган акчаларның тулы суммасын түләттерүне таләп итә, моны ул акчаны алу өчен законлы нигезләр булмау белән дәлилли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз