news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан прокуратурасы 2016 елгы эшчәнлегенә йомгак ясый

Республика прокуроры Илдус Нәфыйков хисап тоткан коллегия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

(Казан, 23 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы прокуратурасы узган 2016 елгы эшчәнлегенә йомгак ясый. Коллегия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша. Төп доклад белән республика прокуроры Илдус Нәфыйков хисап тота.

Иң элек ул Саба районының яңа прокурорын тәкъдим итте. Моңа кадәр Зефер Абитов Балтач районы прокуроры булып эшләгән.

Прокурор белдергәнчә, үткән ел республикада федераль законнар үтәлеше өстеннән күзәтчелек эшендә закон бозуның 65 мең очрагы ачыкланган. Аларны юкка чыгару максатыннан 15,9 меңгә якын язма гариза кертелгән. Прокурор таләпләре буенча, 17,2 меңнән артык гаепле зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган. 4,6 меңнән артык кеше административ җаваплылыкка хөкем ителгән, 2,3 меңнән артык вазифаи зат закон бозарга ярамау турында кисәтелгән. Прокурор ткшерүләре буенча 436 җинаять эше кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100